ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык эшенә  йомгаклар  турында,  бүген,  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә,  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика  конкурсына гаризалар кабул  итә  башлады,  ул  авылда  квалификацияле    хезмәткәрләрнең  статусын  һәм  абруен  күтәрү  максатында  оештырыла. 


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хәзерге  вакытта  Россиядә  эчке һәм тышкы  базарларга  чыгару  максатында  якланган “яшел  продукция” брендын  булдыру  буенча  эш  алып  барыла.   Үз продукциясенең  һәм аны  җитештерүнең  тиешле  таләпләргә  туры  килүен  раслаучы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   төргәктә  бердәм  үрнәктәге махсус тамга  кую  хокукын  алачаклар.

12 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын  көз - 2019” агросәнәгать   күргәзмәсе  эше  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы нәсел  һәм  товар  терлекчелеге  өлкәсендәге  казанышлары  өчен  алтын  бүләк  алды. Шулай  ук  татар  атлары  да  аерым  бүләкләргә  ия  булдылар.    Ике  кола  айгыр да алтын  бүләк  алдылар.  


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Шимбә көнне, 12 октябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы)узачак ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

9 октябрьдә  Мәскәүдә  ВДНХада авыл  хуҗалыгы казанышлары  буенча  Россиянең  иң күләмле   “Алтын  көз – 2019”  21 нче  агросәнәгать күргәзмәсе  ачылды.   Быел  күргәзмәдә Россия  төбәкләреннән,  якын  һәм  ерак  чит  илләрдән    1500 дән артык   экспонент катнаша.  


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсы финалистлары  үз  эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә  күрсәтәчәкләр.   Мәскәүгә конкурста  катнашкан Татарстан  укучысы  да  бара. 

5 октябрьдә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән,  Лениногорск  районында, "Аударыш" милли спорт  төре буенча  - татар  атларында  көрәш - I нче  Татарстан  чемпионаты  узды.     Чара  "Алмакай" (Югары  Каран  авылы  янында) ат  йорты  территориясендә  узды.   Ярышларда    Тукай,  Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык  Бистәсе һәм  Лениногорск  муниципаль   районнарыннан  көрәшчеләр  катнашты. 

Техник  культураларны  җыюның  барышы  һәм туфракны  көзге  эшкәртү  темплары  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының терлекчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International