9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21 нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык экспонент катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз стендында Татарстанда җитештерелгән экологик чиста һәм натураль продукцияне тәкъдим итә.
Милли татар кухнясының үзенчәлекләрен 100 елдан артык эшләү тарихы булган Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге - «Татпотребсоюз» тәкъдим итә. Кунаклар өчен күргәзмә карау гына түгел, ә иң тәмле милли ризыкларны татып карау мөмкинлеге дә оештырылган.
Күргәзмәгә төрле бал продукциясен «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» әзерләде, стендта балның, перганың, серкәнең төрле сортлары һәм балавыз продукциясе куелган.
Казылык әйберләрен, кош итен, сөт продукциясен һәм бакалеяны Россиянең эре агрохолдингларының берсе - “Агрокөч” алып килде. Яңалыклардан – натураль төтендә ысланган продукция.
«Пестречинка» ҖЧҖ күргәзмәгә шулай ук тавык итеннән төрле продукция алып килде. Предприятие базарда 40 елдан артык эшли һәм кош итеннән 200ләп төрле продукция чыгара. Кошчылык фабрикаларында ысланган әйберләр элеккеге рецептлар буенча әзерләнә.
Сөт продукциясен 1957 елда оешкан һәм үзенең шәхси брендлары белән 80 нән артык төрдә продукция чыгара торган Зеленодольск сөт комбинаты тәкъдим итә.
Ел саен 42 000 тоннадан артык яшелчә җыючы “Майский” теплица комбинаты күргәзмәгә үз продукциясен: томат, кыяр, борыч, баклажан, яшел тәмләткечләр, җир җиләге һәм күк җиләк алып килде. Ул, заманча технологияләр кулланып, кыяр уңышын иң алдынгы европалылар дәрәҗәсенә җиткергән комбинат – бер кв. метрдан елга елга 203 кг уңыш җыялар, ә помидор уңышы бер квадрат метрдан 113 кг чыга.
«Татспиртпром» компаниясе киң даирә кулланучылар өчен алкоголь продукциясе алып килде. Компания 1997 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән төзелгән һәм Россиядә җитештерелә торган барлык аракының 11,2%ын җитештерерлек куәткә ия (2018 ел белешмәләре буенча).
«Нәфис-Биопродукт» АҖ күргәзмәгә үзенең соңгы яңа эшләнмәләрен алып килде: соя соусы, «Базилик һәм бөтнек» джемы, «Мүк җиләге һәм гөлҗимеш» джемы, «Абрикос» джемы, «Кызыл карлыган» джемы, «Болоньезе» соусы «Карбонара» соусы; көнбагыш майлары: кара сарымсак экстракты белән май, «Прованс үләннәре» экстракты белән май, «Кызыл сицилия апельсины» экстракты белән май, «Дүрт борыч» экстракты белән май һәм башкалар.
«Bionovatic» компаниясе күргәзмәдә шулай ук үзенең яңа эшләнмәләрен күрсәтә: болар - Россиядә бүгенге көнгә иң көчле тәэсир итә торган бердәнбер сыек биоинсектицид һәм гербицидлар деструкторы.
Ә «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ күргәзмәгә органиканы компенсацияләү өчен уникаль биопродукт – терлек асты-үсемлек, салам калдыкларының тизрәк таркалуына китерә торган «Уникальный Гумус+» биодеструкторын алып килде.
Терлекчелек блогында кунаклар Татарстаннан ак төлке, сусар, төлке һәм мехлы башка җәнлекләр белән, Балтач районыннан китерелгән Татарстан тибындагы Холмогор токымыннан булган сыерлар, Лениногорск районыннан татар токымлы айгыр һәм Саба районыннан кәҗәләр белән таныша алалар.
Күргәзмә эше 12 октябрьгә кадәр дәвам итә.