10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
Искәртеп узабыз, 2019 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Аграр югары уку йортлары ассоциациясе белән берлектә Инновацияләргә ярдәм итү фонды тарафыннан игълан ителгән «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы старт алган иде. Конкурсның читтән торып катнашу этапларында 18 мең авыл мәктәп укучылары катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 3463 катнашучы булды, ә 9 аграр югары уку йортлары мәйданчыкларында узган төбәк этапларында 1800 укучы катнашты.
Конкурсның финал этаплары ике мәйданчыкта узды: Әлмәт шәһәрендә 29 - 31 августта һәм Белгород шәһәрендә 5 - 6 сентябрьдә. Нәтиҗәдә, Татарстаннан 3 катнашучы җиңүче дип танылды: Максим Волков - «Агророботлар» юнәлеше буенча, Владислав Былинцев - «Агрокоптерлар» юнәлеше буенча һәм Әдилә Габдрахманова - «Агрометео» юнәлеше буенча – ул үз яше категориясендә 1 нче урынны алды. Шулай ук финалда Кемерово, Волгоград, Новосибирск һәм Саратовтан укучылар үзләрен бик яхшы күрсәттеләр.
Барлык яшь категорияләре һәм юнәлешләр буенча беренче урыннарны алган катнашучылар үз эшләрен «Алтын көз - 2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 10 октябрьдә 16.00 сәгатьтә ВДНХда яшь катнашучылар өчен җан атарга чакыра (75 павильон, зал А).