5 октябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, Лениногорск районында, "Аударыш" милли спорт төре буенча - татар атларында көрәш - I нче Татарстан чемпионаты узды. Чара "Алмакай" (Югары Каран авылы янында) ат йорты территориясендә узды. Ярышларда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.
Чемпионат Алтай Республикасы кунакларының чыгышларыннан башланды. «Сездә халыкның шундый патриотлары булуына мин шатмын. Барлык егетләрнең дә бу спорт төрендә уңышларга ирешүләрен телим», - диде ярышларның баш судьясы – Алтай Республикасының «Этноспорт» Президенты Ербол Едильбаев.
«Аударыш»ның төп инициаторы - "Алмакай" ат йорты директоры Фәрид Нәбиуллин ярышларның кагыйдәләрен аңлатты: «Ике җайдакчы ,ат өстеннән көндәшен егып төшерү максаты белән, бер-берсенә һөҗүм ясыйлар. Тагын бер шарт – бер-береңне т бары тик көрәшченең биленә бәйләгән сөлгедән генә тартырга мөмкин».
Ярышларга кураторлык итүче Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Айрат Хәбибуллин: «Чемпионатта катнашучылар 4 авырлык категориясендә көрәштеләр. Җиңүчеләр дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр алдылар», - дигән мәгълүмат бирде.