ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров шуңа  игътибар  юнәлтте.   Барлык  муниципаль районнар    белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең продуктивлыгын арттыру чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.


13
март, 2020 ел
җомга

Шуны  и скәртәбез, Татарстанда   11  марттан 27 мартка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын арттыру буенча  зональ семинар-киңәшмәләр уза.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АСК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнаша.

5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.

Республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында бүген  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсын дәвам итә.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

     Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International