Республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Наил Залаков хәбәр итүенчә, бүген аграр урта һөнәри уку йортларында һәм югары уку йортларында белем бирү процессы яңартыла, студентларны заманча җитештерү шартларында укыталар. Мәсәлән, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында студентлар «Заиковский». ҖЧҖенең укыту-җитештерү мәйданчыгында практика узалар. Студентлардан тыш, мөгаллимнәр дә яңа авыл хуҗалыгы техникасының төзелеше һәм аны куллану буенча укулар узалар.
«Югары уку йортлары үзләренең үсешен студентларны практик әзерләүдә һәм белем бирү процессын цифрлаштыруда күрәләр», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары практик дәресләр өчен төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләренә баралар. Кадрларны яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү программалары эшләнә. 2019 елда 512 белгеч укыды. Быел 500дән артык белгеч укыту планлаштырыла.
Студентларны һәм тармак белгечләрен практик әзерләүне арттыру максатларында Казан дәүләт аграр университеты Bayer, Татмелеорация, Проминтел-Агро, Ростcельмаш, Сервис-Агро, Татагрохимсервис, Stihl, Belarus кебек компанияләр белән хезмәттәшлек итә. 2020 елда Россельхозбанк, Бионоватик, Агросила, Ярославич, Щелковоагрохим, Amazone белән бергә 10нан артык уку классларын ачу һәм файдалануга кертү планлаштырыла.
«Август-Мөслим» ҖЧҖ белән берлектә «Игенчелек академиясе» мәгариф проекты кысаларында практика юнәлешендәге уку программасы гамәлгә ашырыла. Уку ел буе дәвам итә һәм бөтен җитештерү циклын үз эченә ала. Укучы-тыңлаучыларның гомуми саны 150 кешедән артып китә.
«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә «Кооператив идарәче» квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм гамәлгә ашырыла. Курсларга республикадан гына түгел, ә Россиянең 9 субъектыннан укучылар килә. Курсларны алга таба дистанцион технологияләр кулланып һәм авыл җирлекләре җитәкчеләрен җәлеп итеп дәвам итү планлаштырыла.
Республикада шулай ук Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты да өстәмә белем бирү буенча зур эш алып бара. Быел уку программалары авыл хуҗалыгы җитештерүенең заманча чынбарлыгын исәпкә алып төзелде.