Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча уза торган зональ семинарда катнашырга чакыра

2020 елның 13 марты, җомга

Шуны  и скәртәбез, Татарстанда   11  марттан 27 мартка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын арттыру буенча  зональ семинар-киңәшмәләр уза. Семинарлар  уздыруда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  рәисе   Азат Хамаев, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  рәисе   урынбасары   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  АПК, җир  мөнәсәбәтләре  һәм кулланучылар  базары идарәсе  башлыгы   Ленар Фәттерахманов, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе   Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл  җирлекләре башлыклары,    кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар башлыклары  катнаша. 

13 мартта семинар  Түбән Кама шәһәрендә узачак.   Чарада  катнашуга  Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Яңа  Чишмә, Чистай, Тукай районнары чакырыла.

24 мартта чара  Саба  районында булачак – биредә Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык  Бистәсе һәм Теләче районнары  катнаша.    

27 мартта семинар Бөгелмәдә узачак – биредә Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм  Ютазы   районнары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International