ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 21 апреленә Саба районы буенча имин булмаган илләрдән COViD буенча килгән 46 кеше (элемтә өчен), РФдан 17 кеше медицина күзәтүе астында.

Саба районы буенча 2020 елның 21 апреленә короновирус йоктыруның 2 очрагы расланган.

Илдәге коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Олы Кибәче авыл җирлегендә 65 яштән өлкән ялгыз кешеләргә волонтерлар ярдәм итә. Безнең җирлектә волонтер булып Гайнетдинова Айсинә, Хадиуллина Гөлфирә, Шәрәфиева Гүзәл эшли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас#БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәп еллары исегездәме? Үзегезнең кабинет, сыйныф тактасы буйлап сызгырып шуучы акбур , сыйныфташларның көлүе... Бүген мәктәп укучыларының дәресләре бөтенләй андый түгел. Алар язгы каникуллардан парта артына түгел, ә ноутбук, планшетлар һәм смартфоннар экраннары артына әйләнеп кайтты. Һәм барлык балаларның да мондый техникасы юк. Бу укучыларга дистанцион рәвештә белем алу мөмкинлеге бирү өчен Татарстанда #Отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу акциясе старт алды. Безгә  сезнең ярдәмегез бик кирәк. Сез мәктәбегезгә үзегез кулланмый торган  компьютерлар, ноутбуклар, смартфоннар алып килергә яки сатып алырга, яки аларны сатып алырга акча күчерә аласыз. Әгәр сезнең мөмкинлекләрегез бар икән, туган мәктәбегезгә ярдәм итегез һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга укытучылар белән элемтәне югалтмау, тизрәк дуслар күрү һәм дәресләргә тулы рәвештә кайту мөмкинлеге бирегез.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «10 кеше госпитальләргә озатылган, 11 кеше өендә дәвалана, авырулары җиңел формада уза», — диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International