ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2024 ел
якшәмбе

17 март көнне Саба район китапханәсендә Халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан  үткәрелгән “Гаилә белән әкият илендә” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы уздырылды. Бәйге “Халык әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Танылган әдипнең әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Яхшы видеобизәлеш” номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрне  Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. котлады. Чарада бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

Казан шәһәрендә "Добрые традиции" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Фестиваль-конкурсның максаты: ел саен уздырыла торган балалар-яшүсмерләр форумын оештыру, ул төрле иҗади жанрлар һәм стильләр коллективлары арасында иҗади уңышлар белән уртаклашу мөмкинлеге бирә. Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" хореография коллективы " ( жит. Мөбарәкҗанова А.З.) әлеге конкурста катнашып, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

13
март, 2024 ел
чәршәмбе

12 мартта Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Чабата биюе» темасына хореография буенча мастер-класс уздырылды. Мастер-класста Шекше авылыннан «Бөрлегән» коллективы балалары  катнашты. Чара барышында катнашучылар татарларның төрле этник төркемнәренең мәдәнияте һәм көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштылар. Балалар этник группаларның бию культурасы турында  белеп кенә калмадылар, ә үзләре дә әлеге дәрестә актив катнаштылар. Хореограф «Чабата» бию элементларын күрсәтте, балалар аларны җиңел генә кабатлый алдылар. Чара тере музыка астында узды. Бию мастер-классын Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография фәне укытучысы Әхмәтшина З.Р. үткәрде. Чара Пушкин картасы буенча узды, барлыгы 16 катнашучы.

Тэги: мәдәният бүлеге

11
март, 2024 ел
дүшәмбе

Интеллектуаль уен - массакүләм уенның бер төре, ул катнашучыларның үз интеллектын һәм эрудициясен куллануына нигезләнә. Шәмәрдән балалар китапханәсендә 2024 елның 9 мартында «Илхам» клуб берләшмәсе әгъзалары өчен "Барысын да белергә телим!" диеп исемләнгән интеллектуаль интерактив уен оештырылды. Интерактив өстәл ярдәмендә уенчылар төрле тармаклардан сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.

Һәр бала үзенең белем дөньясын, логик фикерләү, фикер йөртү һәм исбатлау осталыгын күрсәтә алды.

Тэги: мәдәният бүлеге

10
март, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 9 һәм 10 мартында Балтач мәдәни үзәгендә  «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2024» XXIV ачык эстрада сәнгате республика  яшьләр телевизион фестиваленең  зона этабы һәм Гала - концерты узды .  «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе " ннән 120 укучы катнашты.

 

Тэги: мәдәният бүлеге

2
март, 2024 ел
шимбә

1 март көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 6 “Г” сыйныф укучылары өчен  «Барысын да белергә телим»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар 2 командага бүленеп, кызыклы, мавыктырыч, фикерләү турлары аша үз белемнәре белән көч сынаштылар. Интеллектуаль уен аша укучылар  үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр  алып, күп кызыклы мәгълүматлар  белделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

25 февральдә А.Гайдар исемендәге Казан шәһәрендә “На высоте” бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча  “Экспромт”  хореография коллективы, “Сплетение” төркеме I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. “Экспромт” хореография коллективы I дәрәҗә лауреат дипломы һәм иң яхшы номер өчен сертификат белән бүләкләнде. Коллектив җитәкчесен (А. М. Давыдова) һәм укучыларны котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: мәдәният бүлеге

28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Күренекле композитор, ТАССР (1966), РСФСР(1974) ның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Хөснул ага Вәлиуллинның тууына 110 ел. “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе”ндә укучылар, укытучылар катнашында “Онытырга мөмкин түгел” исеме астында искә алу кичәсе уздырылды.

Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында мәгүлүматләр җыелды. Казан шәһәрендә яшәүче гаиләсе янына барып, тарихи материаллар барланды. Туганнары белән очрашып, бүгенге көнгә кадәр билгеле булмаган кызыклы фактлар ачылды. Барлык мәгълүматлар бергә тупланып, бай эчтәлекле искә алу кичәсе оешты.

Тэги: мәдәният бүлеге

21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 20 февралендә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Р.К. катнашында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының йомгаклау сессиясе  булып узды. Эш визиты барышында Нигъмәтуллин Р. К. реконструкциядән соң яңа ачылган Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Авыр минутларда һәр кешегә җылы сүз кирәк. Махсус хәрби операцияда катнашучы солдатларга да җылы сүз җан азыгы. Россиянең һәр төбәгеннән укучылар солдатларның, офицерларның күңелен күреп, сөендереп торалар. 7 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары язган күңелгә үтеп керерлек җылы хатлар һәм ясаган матур открыткалар тиздән солдат абыйларын сөендерәчәк. 

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International