ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2024 ел
якшәмбе

Бүген 7 апрельдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары Казанда "Алтын Лира" Халыкара конкурсында катнаштылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба  балалар сәнгать мәктәбенең

"Яшьлек" хореография коллективы "Мизгел" төркеме (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.)  07.04.2024 конне "Бию планетасы" хореография һәм цирк сәнгате фестиваль бәйгесендә катнашты. Әлеге конкурс Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Красная Поляна поселогында инде 13 нче тапкыр үткәрелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Мизгел” төркеме “Стилизацияләнгән бию” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды, “Эстрада биюе” номинациясендә шулай ук 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

7 апрельдә Йошкар-Ола шәһәрендә "Уңыш векторы" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты: в/а “Энҗе бөртекләре” (ук. Аксанова Л.М.) 1 дәрәҗә лауреат, х/к “Экспромт” (2 номер) һәм “Сплетение” (ук. Давыдова А.М.) 1 дәрәҗә лауреатлар, Павлова К. соло-хореография наминациясында 2 дәрәҗә лауреат. Давыдова Э. һәм Сәлимова С. - 3 дәрәҗә лауреатлар.

Тэги: мәдәният бүлеге

7 апрельдә Казан шәһәре Идел буе районының «Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар сәнгать мәктәбе» базасында «Весенние перезвоны» I Бөтенроссия инструменталь башкару осталыгы буенча конкурс узды.

Тэги: мәдәният бүлеге

2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 01 апрелендә Төбәкара рәсем сәнгате конкурсына йомгак ясалды, ул 12 февральдән 13 мартка кадәр Казан шәһәренең Яңа Савин районы МБУДО «15 нче балалар сәнгать мәктәбе» базасында узды.

Конкурста муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе «Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлеге укучылары катнашты, укытучысы Газизова Гүзәл Равил кызы. Конкурс читтән торып оештырылган форматта узды һәм «Живопись», «Графика», «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләрендә күрсәтелде.

Тэги: мәдәният бүлеге

Йошкар-Ола шәһәренең Республика Татар мәдәни үзәгендә "Чулпан" балалар үзешчән иҗатының III төбәкара биеннале узды. Әлеге конкурста катнашып, Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен "Яшьлек" хореография коллективы  2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, "Яшьлек" хореография коллективының "Мизгел" төркеме 1 нче дәрәҗә лауреат булды.

“Бәллүр” вокал хореография ансамбле -1 нче дәрәҗә лауреат,

Габдрахманова Динә , Хисамиева Мәрьям - 1 нче дәрәҗә лауреат.

Каримова Әминә, Ибрагимов Булат, Тахаутдинова Камилә - 2 нче дәрәҗә лауреат,

Карамов Айсаф – 3 нче дәрәҗә лауреат.

«Халык уен кораллары – баян»  номинациясендә Ибрагимов Булат - 3 нче дәрәҗә лауреат.

«Халык уен кораллары – курай»  номинациясында Аубакиров Надир – 1 нче дәрәҗә лауреат, Гайсин Нурсиль – 3 нче дәрәҗә лауреат.

Курайчылар дуэты (Аубакиров Надир, Гильманов Райхан) - 1 нче дәрәҗә лауреат.

Курайчылар триосы (Гайсин Нурсиль, Гарифуллин Айгиз, Усманов Ильназ) - 1 нче дәрәҗә лауреат.

Укытучылар Мөбәрәкҗанова А.З., Давлиева Г.Р., Султанов С.Н.рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Тэги: мәдәният бүлеге

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

26 март көнне  Саба район китапханәсендә Саба гимназиясенең 2 «Б», «Г», 4 «В» сыйныф, Саба урта мәктәбенең 1 “Б” сыйныф һәм Сабаның сәләтле балалар мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен “Китаплар иленә сәяхәт” – әдәби – танып-белү уены уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

17
март, 2024 ел
якшәмбе

17 март көнне Саба район китапханәсендә Халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан  үткәрелгән “Гаилә белән әкият илендә” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы уздырылды. Бәйге “Халык әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Танылган әдипнең әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Яхшы видеобизәлеш” номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрне  Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. котлады. Чарада бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

Казан шәһәрендә "Добрые традиции" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Фестиваль-конкурсның максаты: ел саен уздырыла торган балалар-яшүсмерләр форумын оештыру, ул төрле иҗади жанрлар һәм стильләр коллективлары арасында иҗади уңышлар белән уртаклашу мөмкинлеге бирә. Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" хореография коллективы " ( жит. Мөбарәкҗанова А.З.) әлеге конкурста катнашып, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

13
март, 2024 ел
чәршәмбе

12 мартта Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Чабата биюе» темасына хореография буенча мастер-класс уздырылды. Мастер-класста Шекше авылыннан «Бөрлегән» коллективы балалары  катнашты. Чара барышында катнашучылар татарларның төрле этник төркемнәренең мәдәнияте һәм көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштылар. Балалар этник группаларның бию культурасы турында  белеп кенә калмадылар, ә үзләре дә әлеге дәрестә актив катнаштылар. Хореограф «Чабата» бию элементларын күрсәтте, балалар аларны җиңел генә кабатлый алдылар. Чара тере музыка астында узды. Бию мастер-классын Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография фәне укытучысы Әхмәтшина З.Р. үткәрде. Чара Пушкин картасы буенча узды, барлыгы 16 катнашучы.

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International