ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы "Балкыш "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Яңа ел бизәлеше


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

"Демография" милли проекты һәм "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында Саба муниципаль районында "Сиделка" технологиясе эшли башлады. Әлеге технология сиделка хезмәтенә мохтаҗ булган өлкәннәрнең һәм инвалидларның  тормыш сыйфатын күтәрү һәм өй шартларында максималь озак яшәү шартларын тәэмин итү максатларында төзелә. Гадәти өйдә социаль хезмәт күрсәтүдән аермалы буларак, технология хезмәтләрнең күп спектрын, көндәлек карау, ял көннәрендә эшләүне дә күздә тота.

Сиделка вазыйфасына азык-төлекне сатып алу һәм китерү, азык әзерләү, ашату, савыт-саба юу, хәрәкәт иткәндә, күчеп утырганда яки әйләнгәндә ярдәм күрсәтү, гигиена процедуралары, юыну, кер юу , памперсларны алыштыру, киендерү, өй  җыештыру кебек барлык хезмәтләр дә керә.


11
август, 2020 ел
сишәмбе

«Өлкән буын» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы хХезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе» базасында «Өйдә авыручыларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе» ачылды.

  • ту гражданнарны караучы туганнарын яки якыннарын авыручыларны карау буенча түбәндәге юнәлкшләр буенча бушлай укулар уздырыла:

- авыруның сәламәтлек торышының үзгәрешләренә контроль

- өзлегү, сәламәтлеге начараюны профилактикалау

  • авыруны гомуми карау принциплары
  • медицина күнекмәләре буенча манипуляцияләр

- реабилитация тернәкләндерү техник чараларын куллану (һ. б.)

Дәресләр барышында тернәкләндерү мәсьәләләре һәм социаль ярдәм төрләре буенча консультацияләр дә күрсәтелә.

«Өлкән буын» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы хХезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе» базасында «Өйдә авыручыларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе» ачылды.

  • ту гражданнарны караучы туганнарын яки якыннарын авыручыларны карау буенча түбәндәге юнәлкшләр буенча бушлай укулар уздырыла:

- авыруның сәламәтлек торышының үзгәрешләренә контроль

- өзлегү, сәламәтлеге начараюны профилактикалау

  • авыруны гомуми карау принциплары
  • медицина күнекмәләре буенча манипуляцияләр

- реабилитация тернәкләндерү техник чараларын куллану (һ. б.)

Дәресләр барышында тернәкләндерү мәсьәләләре һәм социаль ярдәм төрләре буенча консультацияләр дә күрсәтелә.


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль  хезмәткәрләре белән 2020 елның    23- 27 июль көннәрендә оештырыла торган чираттагы каралган җыелыш уздырылды. Җыелышны “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Закирова Г. Р. үткәрде. Җыелышта беренче чиратта коронавирус йогышы буенча профилактика чаралары турында фикер алыштылар, «Демография» милли проектын тормышка ашыру, озак вакытлы карау системасы, документларны тутыру мәсьәләләре турында сүз барды. Шулай ук социаль пакетларны рәсмиләштергән гражданнарга дару препаратлары сатып алу мәсьәләләре дә күтәрелде. Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау, йорт яны территорияләрен чистарту һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре  өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең  ишегалларын, капка төпләрен чистарту эшләрен дәвам итәләр. Шулай ук җилэк – җимешләр җыелу дәвам итэ, ягъни кышка эзерлек бара.

 


24
апрель, 2020 ел
җомга

24 апрель көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән Чернобыль АЭСдагы вакыйгалар турында онлайн-дәрес үткәрде. Дәрес барышында балигъ булмаганнар белән берничә буын кешеләр тормышында эз калдырган вакыйга турында дискуссия үткәрелде. Балалар киләчәктә экологик һәлакәттән ничек котылырга кирәклеге турында фикер алыштылар, илдә, республикада, шәһәрдә экологик хәлнең һәрберебезгә дә бәйле булуын билгеләп үттеләр.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

      Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларны бернинди бәя белән дә чагыштырып булмый, чөнки аларның даны мәңгелек. Бөек Җиңүдә батырлыкларын күрсәткән ватандашларыбыз өчен чын күңелдән горурлык хисләре кичерәбез. Кызганычка каршы, илебез өчен көрәшкән сугыш ветераннарының саны гына елдан-ел кими бара. Шуңа күрә хәтердә аларның истәлекләрен саклап калу, аларның авыр язмышлары белән танышу, чын күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтеп, ветераннарга рәхмәт белдерү бу- яшь буынның төп бурычы.

           Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлар язгы айларда һәрдаим үткәрелә торган “Тыл ветеранына ярдәм ит” дигән акция кысаларында тыл ветераны Валеева Хәлимә Тимербай кызына өй тирәсен чистартуда булыштылар. Ул балаларга иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайткан кешеләрне онытмаулары,аларның хәл-әхвәлләрен белешеп, күңел җылысын бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Волонтерлар ветеранга батырларча хезмәтләре һәм бүгенге буынга тыныч күк астында яшәү мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдерделәр, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, рухи күтәренкелек теләделәр.


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, волонтерлар белән берлектә, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган сәнгать бәйгесендә катнаштылар. Волонтерлар Җиңү символлары төшерелгән плакат әзерләделәр. Әлеге чараның төп максаты – безнең ил геройларын истә тоту һәм алар белән горурлану, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Агелова Г.Ф. балигъ булмаган балалар белән «Республика нәрсәдән башланып китте?» исемле чара уздырды. Педагог Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аны слайдларда күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар. Әлеге чараның максаты үсеп килүче буында үз Республикаңа, туган якка карата кызыксыну һәм патриотик хисләр үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрне ныгыту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International