ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чара

2020 елның 10 марты, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Агелова Г.Ф. балигъ булмаган балалар белән «Республика нәрсәдән башланып китте?» исемле чара уздырды. Педагог Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аны слайдларда күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар. Әлеге чараның максаты үсеп килүче буында үз Республикаңа, туган якка карата кызыксыну һәм патриотик хисләр үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрне ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International