ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2020 ел
сишәмбе

2020  елның 3  мартында, 14.00 сәгатьтә ,Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә, әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан ,Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда суд приставы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән «Виртуаль тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре» турында әңгәмә үткәрделәр һәм видео тасмалар карап үттеләр. Чара ахырында балалар белән эмоциональ киеренкелекне бетерү буенча уен уйнатылды.

   Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина һәм социаль  хезмәткәрләр белән  оештырыла торган чираттагы  җыелышы  2020 елынын 27 февралендә уздырылды. Җыелышта «Демография» милли проектын тормышка ашыру, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси эшләрен тутыру буенча документларны рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансеризацияләү һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗларны ачыклау максатыннан, өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә барып  йөрүне оештыру буенча  да фикер алышынды.

   Җыелыш кысаларында Хезмәтне саклау буенча белгеч Сайфуллина Фирдәүсә грипп һәм ОРВИ профилактикасы, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү буенча чыгыш ясады. Белгеч өлкәннәрнең янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирде, көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча планнан тыш инструктаж үткәрде, ашыгыч хезмәт телефоннары белән белешмәлекләр таратылды.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында балигъ булмаган балалар белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты- Ватанга мәхәббәт, герой бабаларыбызга һәм бүгенге Ватан сакчыларына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү. Ихтыярый сыйфатлар, максатчанлык, җаваплылык хисе формалаштыру, балаларда каршылыкларны җиңәргә теләк һәм осталык тәрбияләү.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль приютында ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының утырышы узды. Утырышта ведомства әгъзалары балаларны  тернәкләндерүнең шәхси планының үтәлешен карадылар, гаилә белән эшләү буенча нәтиҗәләр ясалды.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. 31 гыйнварда  "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар. Бу юлы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Программа барышында балалар һөнәр күнекмәләрен генә түгел, ә алда ял итү өчен бонус өлеше буларак, билгеле бер сәгатьләрдә “Сабантуй” ат спорты комплексында күңел ачу хокукына ия булдылар.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Россиянең Хәрби дан көне кысаларында, 1944 елда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр.

Әлеге чара кысаларында,  белгечләр балаларны безнең ил тарихының героик сәхифәләренең берсе – камалыштагы Ленинград вакыйгалары, Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы турындагы истәлекле мизгелләр белән таныштырдылар.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре һәм «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары Илкүләм кочаклашу көненә карата акция үткәрделәр. Бу көнне алар райондашларын бәйрәм белән котладылар, үз куллары белән ясаган открыткаларны бүләк иттеләр, әлеге  бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

11 гыйнварда Халыкара «Рәхмәт» көне билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр бер-берсенә җылы сүзләр әйтәләр, рәхмәтләрен белдерәләр. Шулай ук бу көнне белем бирү акцияләре оештырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән «Рәхмәт – бөек сүз» дигән темага чара үткәрделәр. Балалар якын кешеләренә рәхмәт сүзләре язылган кул эшләре ясадылар һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Яңа Ел- елның иң якты, мәрхәмәтле, серле һәм матур бәйрәме. Мөгаен, Яңа ел балаларыбызның иң яраткан бәйрәмедер. Киләчәк бәйрәм уңаеннан, Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән "Яңа елга сәяхәт" дигән чара үткәрделәр. Балалар Яңа Елга кулдан эшләнмәләр ясадылар, шигырьләр сөйләделәр һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International