" Сиделка” технологиясе.

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

"Демография" милли проекты һәм "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында Саба муниципаль районында "Сиделка" технологиясе эшли башлады. Әлеге технология сиделка хезмәтенә мохтаҗ булган өлкәннәрнең һәм инвалидларның  тормыш сыйфатын күтәрү һәм өй шартларында максималь озак яшәү шартларын тәэмин итү максатларында төзелә. Гадәти өйдә социаль хезмәт күрсәтүдән аермалы буларак, технология хезмәтләрнең күп спектрын, көндәлек карау, ял көннәрендә эшләүне дә күздә тота.

Сиделка вазыйфасына азык-төлекне сатып алу һәм китерү, азык әзерләү, ашату, савыт-саба юу, хәрәкәт иткәндә, күчеп утырганда яки әйләнгәндә ярдәм күрсәтү, гигиена процедуралары, юыну, кер юу , памперсларны алыштыру, киендерү, өй  җыештыру кебек барлык хезмәтләр дә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International