ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 нче елның 20 нче сентябрендә "БЕРДӘМ РОССИЯ"нең "Яшь Гвардия"се Саба җирле бүлеге инициативасы белән Саба аграр көллияте студентлары белән очрашу оештырылды. Саба җирле бүлекчәсе Яшь Гвардия җитәкчесе Айнур Халиев очрашуда Яшь Гвардия эшчәнлеге турында сөйләде, студентларның сорауларына җавап бирде. "Яшь Гвардия Саба муниципаль районында иҗтимагый-сәяси юнәлешендә яшьләр арасында зур эш алып баручы иң актив яшьләр оешмасы булып тора",- дип билгеләп үтте. Айнур Халиев Саба аграр көллиятенең актив студентларын Яшь Гвардиянең эшенә чакырды.


28
май, 2022 ел
шимбә

Бүген, 28 май көнне, Саба муниципаль районы  Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданында Чик сакчылары көненә багышланган чара узды. Бу көнне Россия чик сакчылары, хезмәт итүчеләр, кадр офицерлары һәм чик буе гаскәрләре ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Чараның максаты - илебезнең яшьләренә патриотик тәрбия бирү. Арттырмыйча шуны әйтергә була: әлеге төр гаскәрләрнең тарихы йөзләрчә ел — беренче үзәкләштерелгән чик буе заставалары барлыкка килгән мизгелдән исәпләнә. Анда чик буе гаскәрләре ветераннары, «Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге әгъзалары, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге әгъзалары, Саба муниципаль берәмлеге Юнармия әгъзалары, шулай ук, хәрби комиссариат каршындагы ветераннар берләшмәләре әгъзалары катнаштылар. Чараның хөрмәтле кунагы булып, Донецк Халык Республикасы герое, Донбасста сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында яшәүче Евгений Руппа булды. ДНР герое үзенең батырлыклары турында сөйләде, барысына да тыныч күк йөзе теләде. Патриотик чара барышында сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм чик буе гаскәрләренең флагы күтәрелде.

 

Тэги: Яшь Гвардия

29
апрель, 2022 ел
җомга

29 апреля 2022 года активисты Сабинского местного отделения ТРО ВОО «Молодая Гвардия ЕДИНОЙ РОССИИ» провели озеленение и провели субботник на  территории Шеморданского лицея «РОСТ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан. Также в мероприятии приняли учащиеся лицея. Все до единого помогали друг другу высаживать деревья: копали ямы, приносили воду, поливали растения и убрали мусор. Каждый из участников акции старался принять активное участие в процессе посадки деревьев на территории лицея.

Тэги: Яшь Гвардия

15
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 27 мартында Яшь Гвардия Саба җирле бүлекчәсе яшьләр арасында киберспорт буенча районара турнир үткәрә. Ярыш "Кәеф Бар" кафесы киңлегендә уза."(2 кат). Катнашу өчен 25 мартка кадәр сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. https://forms кgle/Y1B6JxtvDpvLbpZT6 .

Яраткан командагыз өчен җан атарга килегез! Керү ирекле.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

 "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең һәм Яшь Гвардия Саба җирле бүлекчәсенең инициативасы буенча  Байлар Сабасында ДХР һәм ЛХР качакларына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.​ Бүген, 28 февральдә, Татарстанның барлык муниципалитетларыннан беренче булып җыелган барлык  әйберләр региональ штабка тапшырылды. Әлеге чарада Саба районында яшәүче һәр кеше дә актив катнашты. Биредә төрле кирәк-яраклар, көндәлек әйберләр тупланды. Әлеге чарада актив катнашкан Саба халкына рәхмәт җиткерәбез, күкләребез аяз, тыныч булсын иде!

Тэги: Яшь Гвардия СабаЯшьләре

20
февраль, 2022 ел
якшәмбе

2022 нче елның 20 нче февраль көнне "Сабантуй" күңел ачу үзәгенең актлар залында «Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир булып узды һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Турнир Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде. Ярышта республикабызның алты районыннан спортчылар катнаштылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча Фәнил Әхмәтвәлиев (Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы) җиңүче булды, икенче урынны Илфан Кәримуллин (Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы) алды һәм өченче урынга Рүзәл Хәбибуллин (Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы)  лаек булды.

Призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Яшь Гвардия Саба Яшьләре

29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Саба муниципаль районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» акциясе дәвам итә. Бүген, 2021 нче елның 29 нчы апрелендә, акция Саба муниципаль районының Шәмәрдән бистәсенең үзәк мәйданында узды. Яшь Гвардия активистлары 100 дән артык Георги тасмасы тараттылар.

Тэги: Яшь Гвардия

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International