ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Ярышлар 2026 елның 29 апрелендә Иске Икшермә авылының мәктәп  спорт залында уздырыла.. Ярышларда катнашучыларны үлчәү һәм шобага салу 11.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр башкарыла. Ярышлар 13.00 сәгатьтә башлана.


17
апрель, 2026 ел
җомга

2026 елның 11 апрелендә Әлмәт шәһәрендә 2012-2019 елгы спортчылар арасында «Космонавтика көненә» багышланган йөзү буенча Әлмәт шәһәре беренчелеге узды . 

2026 елның 11 апрелендә Мамадыш районының Яңа Тәкәнеш авылында 2012 елгы яшүсмерләр арасында, «РМ АГРО» нын призына, Россия халыклары бердәмлеге елын ачуга һәм Татарстан Республикасының хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган көрәш буенча ачык турнир узды. 

2026 елның 10 апрелендә Олы Әтнә авылында легендар көрәшче Габделбәр Хәлилов истәлегенә 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында "көрәш"буенча ачык турнир узды.


6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның  3 апреленнән 5 апреленә кадәр Нурлатта 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

2026 елның 03 апреленнән 05 апреленә кадәр Әлмәт шәһәрендә Җиңү көненә багышланган "АПМК-БИЛДИНГ" призына егетләр һәм кызлар арасында самбодан традицион турнир узды.

2026 елның 3-5 апрелендә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда Көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илебезнең 40 тан артык төбәгеннән иң көчле яшь көрәшчеләр катнашты. 


30
март, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 27-29 мартында Казандагы «Ак Барс» көрәш сараенда 15, 17 һәм 19 яшькәчә яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 33-35 төбәгеннән 1000 гә якын спортчы катнаша. 

2026 елның 27-28 мартында Саба районының "Олимп" спорт комплексында свода хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган МС га кандидат Галиев Булат Алмаз улы истәлегенә багышланган бокс ярышы узды.

2026 елның 26-28 мартында Алабугада «Ялкын»журналы призларына милли көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда 2010-2011 елгы яшүсмерләр катнашты. 51 командада 300 дән артык спортчы көч сынашты. Чара яшьләр арасында милли көрәшне популярлаштыру һәм перспективалы спортчыларны ачыклау өчен оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International