Яңа ел могҗизаларга ышандыра торган бәйрәм. Балаларны гына түгел, һәркемне дә. Әнә шундый сихри бәйрәм ыгы-зыгысы белән истә кала да инде декабрь ахыры. Саба урамнары матур утлар белән бизәлде, матур кар сыннары барлыкка килә башлады.
Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Әле генә булып узган футбол ярышларында да егетләребез зур активлык күрсәтте. Әлегә уеннар көндәшлек һәм чын эмоциональ фонда узды. Нәтиҗәсе дә, әлбәттә, сөенерлек булды. Финанс-бюджет палатасының егетләр командасы призлы 2нче урын яулады. Шакиров Рамил исә “Команданың иң яхшы уенчысы” исеменә лаек булды. Молодцы, егетләр!
Бүген Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте.
Финанс-бюджет палатасында гадәттән тыш хәлләр буенча тизләтелгән әзерлек программасы нигезендә дәресләр узды.
«Татэнергосбыт» акционарлык җәмгыяте вәкиле Финанс – бюджет палатасында үз клиентларын компаниянең уңайлы һәм экологик чиста сервисы – электрон квитанция аша түләү мөмкинлеге белән таныштырды. Үзенең чыгышында ул кәгазь квитанцияләрдән баш тартырга һәм электрон почта аша электр счеты алуга күчәргә тәкъдим итте. Уңайлы вариантны «Шәхси кабинет» электрон сервисында тоташтырырга мөмкин.
Финанс-бюджет палатасында яшь белгечләргә аерым игътибар бирелә. Авыл җирлекләре бухгалтерлары катнашында киңәшмә форматындагы очрашулар уздырыла, анда яңа билгеләнгән бухгалтерларны документларга булган аерым таләпләр белән таныштыралар. Шунда ук бу өлкәдә тәҗрибә туплаган бухгалтерлар да катнаша. Шушы көннәрдә исәп һәм хисап бүлеге начальнигы Г.М. Заһидуллина авыл җирлекләре хисапчыларын документларны теркәү кагыйдәләре һәм тәртибе белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы оештырган видеоконференцэлемтә режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре каралды.
Милек салымнарын 1 декабрьдан дә соңга калмыйча түләр өчен бик аз вакыт калып бара. Салым керемнәре - район бюджетын тулыландыруның төп чыганакларының берсе булып тора; мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре эшчәнлеге өчен кирәкле шартлар тудыру да өлешчә әлеге керемнәргә бәйле. Югарыда санап үтелгән сфера хезмәткәрләренең милек салымнарын түләү турындагы мәгълүматыннан чыгып, әлеге эшне вакытында башкарырга чакырабыз.
Бүген, 8 ноябрьдә Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узды. Утырыш эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов, район Советы депутатлары, муниципаль район Советы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты әгъзалары, районның оешма - предприятие җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатовның Саба муниципаль районының 2023 елга һәм 2024-2025 елларга бюджеты турындагы чыгышы тыңланды.
17 октябрь көнне Финанс-бюджет палатасында ике дистә елдан артык Саба районы мәдәният бүлегендә баш хисапчы булып эшләгән, 2007 - 2008 елда Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куйган ветеран Рәйсә Рәхим кызы Галимуллинаны туган көне уңаеннан хөрмәтләделәр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов тәбрикләү сүзләре җиткереп, Рәйсә Рәхим кызына Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул аңа озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек теләде, һәм аның күпьеллык эшчәнлеге - чын профессионализм, яраткан эшенә тугрылыкның ачык мисалы, дип билгеләп үтте.
Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Оешмалардагы милек һәм милек йөкләмәләрен барлау буенча инвентарь тикшерү Финанс-бюджет палатасының 2021 елның 1 октябре боерыгы белән үткәрелә башлады. Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Агымдагы ел периодында бүгенге көнгә инде районның 8 бюджет оешмасы инвентарь тикшерү узды.