ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә районда Мамадыш муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сергей Михайлович Сергеев булды.


14
апрель, 2023 ел
җомга

Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгечләре Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырдылар. Балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган, пенсия түләү тәртибе, күп балалы аналарга һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гражданнарга социаль түләүләр һәм пенсияләр – шундый  сорауларга хезмәткәрләр бүген әңгәмә барышында җаваплар ала алдылар.


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре, оешма рәисе Ш.Ә.Сөнгатов җитәкчелегендә,  “Саба таңнары” район газетасына язылып кайттылар. Редакцияда урак өсте башланган көннәр, 2023 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу кампаниясы башланып китте. Моның шулай икәненә редакцияда булган безнең хезмәткәрләр дә игътибар итте. Алар шулай ук Матбугат музеенда булдылар. Газетаның баш мөхәррире Р.Г.Исмәгыйлев тарафыннан кызыклы тарихи фактлар һәм экспонатлар белән таныштыру оештырылды.


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Яз җитүгә өмәләр башлана. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә  өмәгә чыктылар. Өмә барышында зур эшләр башкарылды: оешма тирәсендәге территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, куаклар киселде, чүп-чар җыелды, Сабинка елгасы ярының бер өлеше җыештырылды. Өмә вакытында бик куп чуп һәм яфрак җыелды. 

Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт  коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калды!


7
апрель, 2023 ел
җомга

2023 елның гыйнвар-февраль айларында җирле бюджетларны үтәү, 2023 елның гыйнвар-март айларында җирле бюджетларны үтәү мәсьәләләре буенча чаралар планын үтәү максатларында финанс-бюджет палатасы тарафыннан 2023 елның 1 кварталында салым керемнәренең тулылыгына анализ үткәрелде һәм республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәрне тәэмин итү буенча тәкъдимнәр тәкъдим ителде. Район оешмаларына салымнар буенча бирелгән мәгълүматлар өчен рәхмәт белдерәбез.


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    Хатын-кызлар волейбол уеннарыннан соң, позицияне район оешмаларының ир-атлар командалары алды. Бүген спорт мәйданчыкларында лаеклы көндәшләр белән матур уеннар бара. Финанс-бюджет палатасын ике команда тәкъдим итә. Алар зона ярышларында матур уеннар күрсәтәләр. Безнең районда волейбол шактый популяр спорт төре булып санала. Уен волейбол мәйданчыкларында бик күп тамашачыларны җәлеп итә. Ул уртача травма куркынычлыгы белән аерылып тора, шуңа күрә тупны төрле буын кешеләре уйнарга ярата. Волейбол уены озак вакытка энергия белән тулыландыра, җанлылык һәм уңай эмоцияләр бирә. Егетләргә киләсе уеннарда уңышлар, спорт нәтиҗәләре көннән-көн яхшыруын телибез.


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Язгы өмә -  язгы көнне саф һавада бергәләп аралашырга теләвебезне күрсәтүнең искиткеч ысулы. Чистарту эшләрен башкарып, тырышлыгыбыз аркасында тагын да матуррак булган дөньяны күрү бик күңелле. Җомга көнне, 31 мартта, гадәти бурычларны вакытлыча кичектереп, Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Коллективның ир-атлар составы Финанс-бюджет палатасына якын территорияне кардан чистартты. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерде. Язгы өмә - корпоратив рухны күтәрү, коллективны берләштерү, психологик климатны яхшырту өчен искиткеч ысул. Чөнки күптән билгеле булганча, бернәрсә дә кешеләрне уртак файда өчен уртак хезмәт кебек берләштерми.

Рамазан ае – изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.):  “Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән. 


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    27 нче март көнне Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективы Саба аграр көллияте җитәкчесе Бикмухаметов Закирҗан Миннемулла улын күркәм юбилее белән тәбрикләп үтте. Закирҗан Миннемулла улы Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериясы эшчәнлегендә зур урын алып тора. Бүгенгесе көндә, аграр көллиятне тәмамлап, безнең оешмада егет-кызлар матур гына хезмәт күрсәтәләр. Аларның оешмадагы яхшы күрсәткечләре Саба аграр көллиятенең югары дәрәжәдә белем бирүен дәлилли.   


24
март, 2023 ел
җомга

"Шоколад" МБДОУ тәрбияләнүчеләре - "SabaBalahoner - һөнәрләр шәһәре" муниципаль программасында катнашучылар финанс-бюджет палатасында булып, олы тормышка чумып, бухгалтер һөнәре белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International