Финанс-бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтерия яңалыклары

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

    27 нче март көнне Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективы Саба аграр көллияте җитәкчесе Бикмухаметов Закирҗан Миннемулла улын күркәм юбилее белән тәбрикләп үтте. Закирҗан Миннемулла улы Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериясы эшчәнлегендә зур урын алып тора. Бүгенгесе көндә, аграр көллиятне тәмамлап, безнең оешмада егет-кызлар матур гына хезмәт күрсәтәләр. Аларның оешмадагы яхшы күрсәткечләре Саба аграр көллиятенең югары дәрәжәдә белем бирүен дәлилли.                                     

    Хөрмәтле Закирҗан Миннемулла улы! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, сау-сәламәт булып яшәргә язсын сезгә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International