Яңа 2026 елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Саба Яңа елны каршыларга инде әзер. Купшы чыршыларда берсеннән-берсе якты утлар җемелдәшә. Урамнарда бер-бер артлы кар сыннары барлыкка килде.
Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасы территориясе дә әкият дөньясына әверелде. Иң төп урынны, әлбәттә, киләсе 2026 ел символы – ат биләде, бина каршына бер-бер артлы әкияти декорациялар да чыгып басты. Аерым игътибарны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган композиция алып тора.
Безнең тырышлыкларыбыз игътибарга алынды һәм уңай бәяләнде. Оешмабыз бәйгедә лаеклы 3нче урынны яулады.
Якынлашып килүче Яңа ел белән һәммәгезне дә! 2026 ел һәркемнең күңелендә йөрткән теләкләрен, өметләрен чынга ашырсын, һәрбер гаиләгә иминлек, сәламәтлек, бәхет алып килсен.
Район Мәдәният йортында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Оешма рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән балалар күңелле уеннарда катнаштылар, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннаң тәкъдим ителгән күңелле әкияти чараны тамаша кылдылар. Һәр уенда аларны кызыклы бүләкләр һәм тәм-томнар көтә иде. Шулай ук рәсем бәйгесенең иң актив катнашучы яшь рәссамнары Профсоюз оешмасының Дипломына һәм истәлекле бүләгенә дә ия булдылар.
Ир-егетләр командалары арасында барган мини футбол буенча ярышлар тәмамланды. Кичәге уенда безнең финансистлар командасы Тимершык җыелма командасын 9:4 исәбе белән җиңү яулады. Командалар арасында барган киеренке ярышта, бик аз гына аралык белән, ФБП командасы 4 урынга лаек булды. Афәрин, егетләр, котлыйбыз!
Бүген Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләргә Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Һәр хезмәткәргә бары тик иң ихлас теләкләрен җиткереп, аларга барысына да профсоюз бүләкләре тапшырылды. Матур итеп шигырь сөйләүчеләр дә игътибарсыз калмадылар, аларга да күчтәнәче бар иде Кыш бабайның. Ахырдан аның тарафыннан киләсе 2026 ел якты, уңышлы, тыныч булсын дигән теләкләр җиткерелде.
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үзара салым җыю эшенә җитди карыйлар. Коллективтагы һәркем әлеге эшнең зарурлыгын, программаның җирлекләрнең проблемаларын хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен аңлап, акчаларны вакытында тапшырды.
15 декабрь көнне Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте. Утырышта 2026 елга hәм 2027-2028 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә.Сөнгатов чыгыш ясады. Бюджет бер үк вакытта ике юнәлештә: керем һәм чыгым өлешләре буенча формалаштырылды. Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре нинди булыр? Әлбәттә, бюджетның тулылыгы оешма-предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм авыл хуҗа лыгы, төзелеш оешмаларының, гомумән, җитештерү өлкәсенең нәтиҗәле эшләвенә бәйле икәне дә чыгышта билгеләп үтелде.
Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Бүгенге көндә узучы мини футбол Чемпионатында да егетләребез зур активлык күрсәтә. Соңгы уенда җиңү безнең егетләр командасы ягында булды. Татавтодор командасы белән уенда ФБП командасы 4:2 исәбе белән җиңү яулады. Егетләребезнең командасына көч һәм бердәмлек, нәтиҗәле уңышлар телибез.
Бүген Казанда бюджет өлкәсе оешмаларының исәп-хисап эшендәге яңалыкларга багышланган семинар булып узды. Анда Финанс-бюджет палатасының һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчеләре, бухгалтерлары, авыл җирлекләренең бухгалтерлары катнаштылар. Семинар “Знание” белем бирү үзәге тарафыннан үткәрелде.
Эш атнансын Финанс-бюджет палатасы коллективы Казанга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бару белән тәмамлады. Спектакль карар алдыннан коллектив театрның яңа бинасы буенча экскурсияда булды. Ә көзге ноябрь киче “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” спектаклен карау белән тәмамланды, әлеге музыкаль мелодрама һәркемнең күңеленә хуш килде. Актерларның уены, спектакльның куелышы ял кичен тагын да бизәп, һәркемгә уңай эмоциялар бүләк итте.
"Саба" йөзү бассейнында узган Чемпионатта Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре командасы да катнашты. Йөзү нәтиҗәләре буенча, Эльмира Валеева үзенең яшь категориясендә 3нче урын яулады. Команда призлы урынга лаек булмаса да, эш көненнән соң бассейнда уздырылган кич уңай эмоцияләр һәм яңа энергия белән тәмамланды.