Бүген Байлар Сабасында "СабаЧанаФест" исеме астында креатив чаналар фестивале узды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре исә фестивальда акча тулы капчык тартып баручы чана белән үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Агитбригадалар арасында узучы җыр бәйгесендә дә акчалы чана игътибар үзәгендә булды. Әлбәттә, бәйге нәтиҗәләре дә озак көттермәде, икенче урын безнеке!