ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителүе уңаеннан, район оешмалары борынгыдан калган, инде онытылып баручы йолаларны сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим итте. Шул уңайдан әлеге бәйгене йомгаклап, Гала-концерт оештырылды, җиңүчеләр тәбрикләнде. Финанс - бюджет палатасы 1 урынга лаек булды. Гала – концертта да  егет-кызларыбыз бөтен шартын туры китереп, язгы чәчүгә "чыктылар". Һәркем үзенә тапшырылган рольны зур осталык һәм ихласлылык белән башкарып чыкты. Җыр-бию, күңелле мизгелләр белән үрелеп барган әлеге тамашаны тамашачылар да бик җылы кабул итеп, алкышларга күмде.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында районнарның финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында 2023 елга җирле бюджетларның үтәлеше, 2024 елның гыйнварына көтелгән җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Расланган график буенча киңәшмә эшендә Финанс – бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатов катнашты. Киңәшмә барышында муниципаль учреждениеләр буенча дебиторлык һәм кредиторлык бурычларының торышы һәм динамикасы, салымнар буенча бурычларның үсү торышы һәм сәбәпләре, муниципаль учреждениеләр буенча 2023 елга хезмәт хакларын түләүнең торышы, иминият взносларын, салымнарны вакытында түләү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча йөкләмәләрне үтәү кебек мәсьәләләр каралды.


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Финанс – бюджет палатасында хезмәт куючылар арасында демографик күрсәткеч начар түгел. Ун гаиләдә өчәр бала тәрбияләнә, дүрт балалы бер гаиләбез бар. Калган гаиләләрнең күбесендә икешәр бала тәрбияләнә. Гыйнвар аеның шартлап торган салкын көннәрендә Ләйсән һәм Айзат Гаттаровлар гаиләсендә дөньяга килгән Газиз дә гаиләдә өченче бала. Ләйсән Үзәкләштерелгән бухгалтерияда бухгалтер булып хезмәт куя. Оешманың 2024 елда дөньяга килгән беренче бәбиен каршы алдык бүген. Тормыш юлы да ак бураннар кебек ап-ак булсын сабыйның.


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хезмәт хакларын түләү бүлегендә дә кайнар эш вакыты. Узган елның декабренда районның барлык бюджет учреждениеләрендә хезмәт хакы тулысынча декабрьдә түләнгәнлектән, гыйнвар авансы ике өлешкә бүлеп түләнә. Түләү РФ Хезмәт кодексының 136 статьясының 6 өлеше нигезендә башкарыла.


14
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

Яңа елга керүгә Финанс – бюджет палатасы бүлекләрендә эш кайнап тора, чөнки биредә хисап вакыты. Бүгенге көндә акча средстволары хәрәкәте турында хисап үтәлде, бюджет средстволарын алучының счетларында калган акча турында мәгълүмат, муниципаль бурыч, бюджет кредитлары турында мәгълүмат әзерләнде. Шулай ук баш идарәче, бюджет акчаларын алучы, баш администратор, бюджет дефицитын финанслау чыганаклары администраторы, бюджет керемнәре администраторы бюджеты үтәлеше хисаплары буенча зур эш башкарылды. Хисап бирү һәм җаваплы эш көннәре әле дә  дәвам итә.


3
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2023 елны тәмамлап, яңа елга аяк бастык. Алда яңа ел яллары. Ә Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре өчен 2024 елның беренче эш көннәре инде башланды, алда еллык отчётлар көтә.


29
декабрь, 2023 ел
җомга

Традицион рәвештә Яңа ел алдыннан узучы Кыш бабайлар парадында Финанс-бюджет палатасы коллективы да актив катнашты. Финансистлар Куян елын озатып, Аҗдаһаны сәламләделәр. Күмәк эшчәнлекнең күркәм нәтиҗәсе буларак, Финанс-бюджет палатасы Кыш Бабайлар парадында 2 урынга, Яңа ел бизәлеше буенча 3 урынга лаек булды.


27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Яңа 2024 елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Саба Яңа елны каршыларга инде әзер. Купшы чыршыларда берсеннән-берсе якты утлар җемелдәшә. Урамнарда бер-бер артлы кар сыннары барлыкка килә.

 Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасы территориясе дә әкият дөньясына әверелде. Кыш бабай белән Кар кызы, Күсе – бухгалтер бина каршында үз урыннарын алдылар. Быелгы кыш башы да башка еллардан үзгә булып чыкмады. Кар-бураннары белән бергә, яңгырын да яудырып өлгерде. Матур гына калкып чыккан кар сыннары да акрын гына формаларын югалта башладылар. Әмма хезмәткәрләрнең алтын куллары нәтиҗәсендә алар тиз арада яңардылар һәм хәтта фотосессия өчен инде әзер дә булып чыктылар. Узган ел бик горур гына Куян утырган урынны быел инде Аҗдаһа биләде, түрдәге урын киләсе ел хуҗасына бирелде. Бина каршына бер-бер артлы әкияти декорациялар да чыгып басты.


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Финанс-бюджет палатасында эшләп чыккан, лаеклы ялдагы өлкәннәр чәй өстәле артына җыйналды. Яңа ел алдының ихлас очрашуы аларның күңелендә җылы хәтирәләр, күчтәнәчләр, матур котлаулар белән истә калыр. Очрашуга килә алмаган ветераннар да читтә калмады, алар да Кыш бабайдан күчтәнәчләр алдылар.


24
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Бүген район мәдәният йортында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Яңа ел - балалар өчен иң көтеп алынган һәм сөенечле бәйрәм ул. Балалар рәхәтләнеп әкият дөньясын гизделәр, Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары белән бергә могҗизалы сәяхәттә булдылар.  Яңа ел тамашасыннан соң бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте, анда балалар Кыш Бабайдан кызыклы бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.

Шулай ук "Ватаным белән горурланам" бәйгесе  җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәмгә Яңа ел костюмыннан килгән балалар да билгеләп үтелде,  алар да кызыклы бүләкләргә ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International