2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше, 2024 елның гыйнварында көтелгән җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында районнарның финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында 2023 елга җирле бюджетларның үтәлеше, 2024 елның гыйнварына көтелгән җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Расланган график буенча киңәшмә эшендә Финанс – бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатов катнашты. Киңәшмә барышында муниципаль учреждениеләр буенча дебиторлык һәм кредиторлык бурычларының торышы һәм динамикасы, салымнар буенча бурычларның үсү торышы һәм сәбәпләре, муниципаль учреждениеләр буенча 2023 елга хезмәт хакларын түләүнең торышы, иминият взносларын, салымнарны вакытында түләү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча йөкләмәләрне үтәү кебек мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International