ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2026 ел
җомга

"Олимп" стадионында узган Физкультурачылар көнендә Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Егетләр - кызлар үзләрен төрле төр ярышларда сынап карадылар. Нәтиҗәдә, Миннегуловлар гаиләсе "Гаилә эстафетасы"нда 1нче, Шарипова Гөлүсә "Городки" уенында 3нче урынга лаек булдылар.  

2027 елга бюджет формалаштыруга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы шушы көннәрдә видеоэлемтә режимында җирле бюджетларның 2027 елга керемнәр буенча фаразланган күрсәткечләренә багышланган киңәшмә оештырды. Киңәшмәдә Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә.Сөнгатов катнашты. Чара барышында төп керем чыганаклары, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 2026 елда көтелгән керемнәр күләме турында җентекләп фикер алыштылар. Эш нәтиҗәләре буенча формалаштырылган йомгаклау тәкъдимнәре бюджет проектлауларын алга таба эшләгәндә кулланылачак.


20
август, 2026 ел
пәнҗешәмбе

18 август көнне Татарстан республикасының Финанс министрлыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннары Саба районында булдылар. Кунаклар районыбызның инфраструктурасы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. Сабаның үзәк музеенда, Н.М.Минниханов исмендәге дендрология бакчасында, Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Кунаклар табигатебезнең матурлыгына, торак пунктларның чисталыгына, сабалыларның кунакчыл каршылауларына ихлас соклануларын белдерделәр.

Пляж волейболы буенча район Чемпионаты тәмамланды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре әлеге уеннардан да читтә калмады. Җәйге матур кичләрне алар бергә стадионда үткәрделәр, эш көненнән соң саф һавада хәрәкәтләнеп ял иттеләр дияргә дә мөмкин. Чөнки Чемпионатта оешмадан 5 кызлар командасы һәм 2 егетләр командасы катнашты. Һәм нәтиҗәдә, егетләр командасы 3 урынга лаек булды. Афәрин, егетләр!  


14
август, 2026 ел
җомга

Бүген Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Ләйсән Нигъмәтҗанованы 45 яшь тулган матур бәйрәме белән тәбрикләделәр. Хезмәтенә югары бәя биреп, матур теләкләрен җиткереп, Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов Ләйсән Миннехат кызына Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.  


12
август, 2026 ел
чәршәмбе

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр май аенда башланып китә, чәчәклекләрне тәртиптә тоту җәй буена дәвам итә. Финанс – бюджет палатасында хезмәт куючы бухгалтер кызлар да территориядәге чәчәклекне тәртипләп тотып, бина янында матурлык тудырдылар. Календарьда инде җәйге айлар тәмамлануга барса да, тирә-юньне матурлап, төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәк газоннары әле җылы көннәр дәвамында кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәр.


27
июль, 2026 ел
дүшәмбе

Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре һәр чарада активлык күрсәтәләр. Спорт ярышларында, мәдәни чараларада һәрчак катнашып киләләр. Һәм шунысы да куанычлы, үзләре генә түгел, ә балаларын да шундый актив тормыш рәвешендә тәрбиялиләр. Мәсәлән, агымдагы җәй аенда уздырылган "Буыннар старты" республика бәйгесенең муниципаль этабында безнең коллективтан ике гаилә катнашты: Валеевлар һәм Гапдерахмановлар гаиләсе. Нәтиҗәдә, Валеевлар гаиләсе 3 урыншга лаек булды. Балалар - безнең көзгебез. Бары тик үзебезнең үрнәктә генә без аларга дөрес тәрбия бирә алабыз. Шулай ук аларга мондый чаралар аша  бердәмлеккә, битараф булмаска һәм активлыкка өйрәнә алуларын да төшендерә алабыз. 


20
июль, 2026 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә футбол буенча район Чемпионаты бара. 9 команда арасында Сатыш авыл җирлеге  командасы да бар. Әлеге команда составында Финанс-бюджет палатасы егетләре Инзил Мостафин һәм Илнар Галиев та уйныйлар. Шунысы куанычлы, егет-кызларыбыз һәр спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашалар, кирәк чакта башка командалар составында да үзләренең көчләрен сынарга өлгерәләр. Афәрин!


8
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның яртысы инде артта калды. Димәк, яртыеллык хисапларны  тапшырыр чак җитте дигән сүз. Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасында һәм Үзәкләштерелгән бухгалтериядә белгечләр тарафыннан квартал һәм яртыеллык отчетларны вакытында тапшыру буенча четерекле эш алып барыла. Бюджет учреждениеләре мөлкәтенә салым буенча хисаплар эшләнә, дебитор, кредитор бурычлары буенча квартал хисаплары формалаштырыла. Шулай ук инде бүгенге көнгә учреждениеләр счетларындагы калган акчалар, акчаларның хәрәкәте һәм ярты елга бюджетның үтәлеше турындагы белешмәләр буенча хисаплар үтәлде.


7
июль, 2026 ел
сишәмбе

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр май аенда башланып китә, чәчәклекләрне тәртиптә тоту җәй буена дәвам итә. Финанс – бюджет палатасында хезмәт куючы бухгалтер кызлар да территориядәге чәчәклекне тәртипләп тотып, бина янында матурлык тудырдылар. Тирә-юньне матурлап, төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәк газоннары әле җәй дәвамында кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International