18 август көнне Татарстан республикасының Финанс министрлыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннары Саба районында булдылар. Кунаклар районыбызның инфраструктурасы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. Сабаның үзәк музеенда, Н.М.Минниханов исмендәге дендрология бакчасында, Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Кунаклар табигатебезнең матурлыгына, торак пунктларның чисталыгына, сабалыларның кунакчыл каршылауларына ихлас соклануларын белдерделәр.