Агымдагы елның яртысы инде артта калды. Димәк, яртыеллык хисапларны тапшырыр чак җитте дигән сүз. Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасында һәм Үзәкләштерелгән бухгалтериядә белгечләр тарафыннан квартал һәм яртыеллык отчетларны вакытында тапшыру буенча четерекле эш алып барыла. Бюджет учреждениеләре мөлкәтенә салым буенча хисаплар эшләнә, дебитор, кредитор бурычлары буенча квартал хисаплары формалаштырыла. Шулай ук инде бүгенге көнгә учреждениеләр счетларындагы калган акчалар, акчаларның хәрәкәте һәм ярты елга бюджетның үтәлеше турындагы белешмәләр буенча хисаплар үтәлде.