Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре һәр чарада активлык күрсәтәләр. Спорт ярышларында, мәдәни чараларада һәрчак катнашып киләләр. Һәм шунысы да куанычлы, үзләре генә түгел, ә балаларын да шундый актив тормыш рәвешендә тәрбиялиләр. Мәсәлән, агымдагы җәй аенда уздырылган "Буыннар старты" республика бәйгесенең муниципаль этабында безнең коллективтан ике гаилә катнашты: Валеевлар һәм Гапдерахмановлар гаиләсе. Нәтиҗәдә, Валеевлар гаиләсе 3 урыншга лаек булды. Балалар - безнең көзгебез. Бары тик үзебезнең үрнәктә генә без аларга дөрес тәрбия бирә алабыз. Шулай ук аларга мондый чаралар аша бердәмлеккә, битараф булмаска һәм активлыкка өйрәнә алуларын да төшендерә алабыз.