ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бала өчен дөнья нәкъ менә гаиләдән башлана. Монда ул үзенең беренче адымнарын ясый, беренче сүзләрен әйтә, беренче китаплары белән таныша. Нәкъ менә әти һәм әни сабыйга матур рәсемле китапларны күрсәтә, беренче әдәби геройларга, аларның язмышларына һәм маҗараларына сокланырга өйрәтә. Әгәр ата-аналар һәм бала еш кына кулга китап алсалар, гаиләдә рухи бердәмлек, тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Уку атмосферасы гаилә традициясенә әйләнергә тиеш. Чөнки нәкъ менә китаптан күңел һәм йөрәк өчен ризык алырга була. Китапларның мәгълүмат чыганакларына яки күңел ачу чараларына гына әверелмәве, ә гомуми белем бирү һәм мәдәни роль уйнавы мөһим.

       Бу уңайдан 24 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылның иң актив китап укучы гаиләләрен китапханәгә җыйдылар. Балаларның китапларга булган кызыксынуларын арттыру максатыннан, «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип исемләнгән китаплар белән ял сәгате уздырдылар. Бу гаиләләр китаплар-журналлар укырга бик яраталар, шулай ук алар балалар өчен төрле кызыклы әкиятләр һәм хикәяләр алалар.  Менә бүген дә бу балалар әниләре белән, зур кызыксыну белән китаплар-журналлар укыдылар, матур рәсемнәрен карадылар, шулай ук әниләр белән балалар тәрбияләү турында әңгәмә алып барылды. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

21 сентябрь көнне, Кызыл Мишә авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, яшьләргә хокукый тәрбия бирү максатыннан, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?»  дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда  «Кояшкай» һәм «Торнадо»командалары катнашты. Аларның һәрберсе бирелгән сорауларга дөрес җавап бирергә тырышты. Уен җиде турдан торды. Ике команда да бердәм, оешкан төстә уйнадылар, биремнәрне зур кызыксыну һәм югары нәтиҗәгә ирешү теләге белән үтәделәр. Һәр дөрес җавап өчен команда бер балл алды. Уен тәмамланганнан соң нәтиҗәләр саналды  һәм команда уенчыларына актив катнашкан  өчен  бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 21 сентябрь көнне, Ике басу Арташ авыл китапханәчесе белән Арташ авыл клубы мөдире,балалар өчен, Эшче һөнәрләр елына багышланган, “Минем һөнәрем – минем язмышым” дигән исем астында оешмалар буенча экскурсия оештырдылар. Әлеге экскурсия барышында ФАП мөдире Раилә Рәшит кызы безне үзенең эш алымнары белән таныштырды, һәр кешенең үз яшенә тиеш булган кан басымнары турында сөйләде һәм кан басымын үлчәп күрсәтте. ФАП мөдире безне изге теләкләрен юллап озатып калды.  Аннан соң без КФХ Гимадиев Рифатның гаилә фермасы белән таныштык. Әлеге фермада якты, чиста иде. Гимадиевлар гаиләсенә уңышлар теләп алга таба юл алдык. Киләсе оешма Фаттаховларның шәһси пилорамы иде, әлеге пилорамда агач яралар һәм поддоннар ясыйлар. Бу оешма 5 елдан артык кешегә хезмәт күрсәтә, аларга әлеге оешмада халыкка хезмәт күрсәтеп озак еллар эшләргә язсын дигән теләк белән кайтыр юлга чыктык. Балалар оешмаларны һәм андагы эшчәнлекне бик кызыксынып карап йөрделәр, кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар.Әлеге сәяхәт балаларга алдагы тормышларында һөнәр сайлар өчен бик кирәк һәм урынлы булды дип уйлыйбыз.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

     21 сентябрь көнне,  Олы Кибәче авыл китапханәсе каршында, ачык һавада,  китап укучылар белән берлектә язучы,бик күп матур китаплар авторы Шамил Рәкыйповны искә алдык. Китапханә мөдире язучы , аның тормыш юлы һәм иҗаты хакында мәгълүмат бирде.  Очучы кызларга багышланган “Кызлар- йолдызлар” романы хакында да китап укучылар кызыксынырлык итеп бәян итте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

20 сентябрь көнне Сабаның "Лесная сказка" күңел ачу үзәгендә "Кабак бәйрәме" үтте. Анда район китапханә хезмәткәрләре "Көзге уңыш" композициясе һәм фотозонасы белән катнаштылар.
 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

16 сентябрь көнне, Бөек Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан, Шәмәрдән балалар китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән лицееның 4а сыйныф укучылары өчен «Ауропага тәрәзә» исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында, китапханәчеләр -  Зарипова И.Х. һәм Зыятдинов Р. И. ,балаларга, күренекле дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән булган Мәскәү патшасының тормыш юлы  турында сөйләделәр һәм иҗтимагый төзелешнең мөһим дәүләт реформалары турында фильм күрсәттеләр. Шулай ук балалар Петр 1нченең  Төньяк сугышта ничек җиңү яулавы, Бөек дәүләтнең нигез салучысы булуы турында белделәр. Чара ахырында балалар сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

16 сентябрь  көнне, Олы Кибәче авыл китапханәсендә, “Экстремизмга юк!” айлыгы кысаларында,  китап укучылар белән берлектә элеге темага багышланган әңгәмә уздырылды, стенгазета чыгарылды. Шулай ук бу  тема буенча аңлату эшләре алып барылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

16 сентябрь көнне, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе, Шәмәрдән лицееның 8 «Г» сыйныф укучылары өчен (кл.җитәкчесе Авхадиева А.В) «Китап барлыкка килү тарихы» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Әлеге мавыктыргыч дәрес барышында, балалар, китапханәче Садыйкова Г.Х. белән берлектә язу барлыкка килү иленә виртуаль сәяхәт ясадылар, борынгы кеше язуларының төрле ысуллары, рус алфавиты, кәгазь, китаплар барлыкка килү тарихы  турында белделәр. Укучылар кызыклы электрон презентация белән үрелеп барган хикәяне кызыксынып тыңладылар. Соңыннан китапханәче Татар китап нәшриятының 100-еллыгына күзәтү ясады һәм татар авторларының урта һәм өлкән яшьтәге китап укучылар өчен рус һәм татар телләрендәге әсәрләре тәкъдим ителгән китап күргәзмәләре оештырды. Укучылар бу гадәти булмаган китап дөньясына сәяхәттән бик канәгать калдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

13 сентябрь көнне, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Алкоголь һәм шәхес»дигән темага яшьләр белән әңгәмә-диспут оештырдылар. Алкогольнең - куркыныч авыру булуы һәм сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавы турында сөйләделәр. Алкоголизм проблемасының аерым шәхес өчен дә, җәмгыять өчен дә актуальлеген һәм әһәмиятлелеген күрсәттеләр. Россия Федерациясендә җан башына туры килгән алкоголь куллану статистикасы турында мәгълүматлар бирелде. Яшьләргә, кеше сәламәтлеге ул - тормышының төп кыйммәте икәнлеге ассызыклап кителде. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

13 сентябрь көнне, Район балалар үзәк китапханәсендә, Саба гимназиясенең 1 А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Заһидуллина Г.Ф.) «Мәдәният иленә сәяхәт» дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханә белән танышу балалар өчен ул -  яңа, тылсымлы һәм гадәти булмаган кызыклы дөнья ачу. Балалар китапханә турындагы әңгәмәне зур игътибар белән тыңладылар, алар китапларның ничек саклануы һәм өйгә бирелүе, стеллажларда китапларның ничек урнашуы турында мәгълүмат алдылар, каталог, абонемент, уку залының нәрсә икәнлеген белделәр. Китапханәчеләр балаларга бик күп кызыклы һәм матур журналлар күрсәттеләр. Шулай ук балалар китапханә, китап, журналлар турында табышмаклар чиштеләр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International