13 сентябрь көнне, Район балалар үзәк китапханәсендә, Саба гимназиясенең 1 А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Заһидуллина Г.Ф.) «Мәдәният иленә сәяхәт» дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханә белән танышу балалар өчен ул - яңа, тылсымлы һәм гадәти булмаган кызыклы дөнья ачу. Балалар китапханә турындагы әңгәмәне зур игътибар белән тыңладылар, алар китапларның ничек саклануы һәм өйгә бирелүе, стеллажларда китапларның ничек урнашуы турында мәгълүмат алдылар, каталог, абонемент, уку залының нәрсә икәнлеген белделәр. Китапханәчеләр балаларга бик күп кызыклы һәм матур журналлар күрсәттеләр. Шулай ук балалар китапханә, китап, журналлар турында табышмаклар чиштеләр.