«Китап барлыкка килү тарихы» библиографик дәрес

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

16 сентябрь көнне, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе, Шәмәрдән лицееның 8 «Г» сыйныф укучылары өчен (кл.җитәкчесе Авхадиева А.В) «Китап барлыкка килү тарихы» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Әлеге мавыктыргыч дәрес барышында, балалар, китапханәче Садыйкова Г.Х. белән берлектә язу барлыкка килү иленә виртуаль сәяхәт ясадылар, борынгы кеше язуларының төрле ысуллары, рус алфавиты, кәгазь, китаплар барлыкка килү тарихы  турында белделәр. Укучылар кызыклы электрон презентация белән үрелеп барган хикәяне кызыксынып тыңладылар. Соңыннан китапханәче Татар китап нәшриятының 100-еллыгына күзәтү ясады һәм татар авторларының урта һәм өлкән яшьтәге китап укучылар өчен рус һәм татар телләрендәге әсәрләре тәкъдим ителгән китап күргәзмәләре оештырды. Укучылар бу гадәти булмаган китап дөньясына сәяхәттән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International