“Кояшкай” лагере үз эшен дәвам итә. Балалар ял итү белән беррәттән күнекмәләрен дә арттыра баралар. Алар өчен “3Д модельләштерү”, авиамодель һәм ракетамодельләр, агач эшләре буенча дәресләр үткәрелә, “Хореография”, “Кулинария” юнәлешләре буенча белем күнекмәләре үзләштерелә. Көннең икенче яртысында балалар белән спорт уеннары, шәхес үсешенә юнәлтелгән, берсеннән – берсе кызыклы, тәрбияви чаралар үткәрелә.