Авыл китапханәләрендә Космонавтика көне

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Т.С.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Книгини” клубының чираттагы утырышы узды. Космонавтика көне алдыннан хатын-кызлар, беренче кешенең космоска очкан вакытын хәтерләделәр, Левитан тавышының нинди тәэсирләр калдыруын искә алдылар. Китапханәче Е. Димитриева совет космонавтикасының иң мөһим үсеш этаплары турында сөйләде. Ю.А.Гагаринның космоска очуы турында видеофильм күрсәтелде.

Шәмәрдән балалар китапханәсенә “Теремок” балалар бакчасының уртанчылар төркеме экскурсиягә керде. Алар китапханә белән таныштылар, китаплар һәм журналлар карадылар, китапханә мөдире Н.Гатиятова аларны “Космонавтика көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, Шәмәрдән китапханәләренең тарихын сөйләде.   Соңыннан мульфильм карадылар.

Сатыш авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Космонавтика көне уңаеннан “Планеталар илендә” дигән  кичә уздырдылар. Китапханәче балаларны космонавтика көне белән таныштырды, космоска беренче очучы турында сөйләде, презентация күрсәтелде. Балалар ракета рәсеме ясап, конкурста катнаштылар.

Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән иҗади конкурс уздырдылар. Викторина сорауларына җавап биргәннән соң укучылар кәгазьдән самолётлар ясадылар. Иң ерак очучы самолёт ясаучы билгеләнде. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Лесхоз авыл китапханәчесе балалар белән Космонавтика көне уңаеннан "Без йолдызларга юл ачтык" дип исемләнгән викторина үткәрде. Балаларга презентация күрсәтелеп,  викторина сорауларына җавап бирергэ тәгъдим ителде.  Барлык катнашкан балаларга   истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәре белән берлектә Космонавтика көне уңаеннан “Космонавт буласым килә” дип исемләнгән викторина уткәрде. Балалар Юрий Гагаринның биографиясе белән таныштылар, тестлар эшләделәр.

Олы Нырты авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Космоска сәяхәт" дип исемләнгән бай эчтәлекле күргәзмә куелды. Күргәзмәдә барлык төр яшьтәге балалар өчен космоска багышланган, төрле сорауларга җавап табырлык әдәбият тупланган.  Тәкъдим ителгән китаплар балаларда зур кызыксыну уятты.  Китапханәче китап укучыларга "Космоска  сәяхәт" дип исемләнгән "Йолдызлы сәгать" уены  тәкъдим итте. Соңыннан балалар гәҗит- журнал битләрендә чыккан космоска кагылышлы  сканводлар, ребуслар чиштеләр. Катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.
            Югары Шытсу авыл китапханә мөдире Т.Шытсу китап бирү пунктында Галәмчелек көнен билгеләп “Галәмгә юл” исемле китап күргәзмәсе куеп, китапларга күзәтү үткәрде. Укучыларга Сергей Королев, Юрий Гагарин, Н.П.Береснев, Ә.А.Алимов, Г.З. Дәүләтшиннар турындагы “Галәмгә юл ачышкан...” мәкаләсен кулланып кызыклы мәгълүматлар җиткерде. 

Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Космос дөньясында" сәяхәт-дәрес үткәрде. "Галәм киңлекләре" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, беренче космик очыш, беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Укучылар "Космовикторина" интеллектуаль уенында актив катнаштылар. Әлеге чара ахырында "Космос глазами детей" рәсем конкурсына йомгак ясалды.

Кече Шыңар мәдәният йортында китапханә белән берлектә космонавтика көненә карата тематик чара үткәрелде. Балалар белән берлектә серле галәмгә сәяхәт кылдык, планеталар белән таныштык, кызыклы сорауларга җаваплар таптык. “Космосны яулап алу” дип аталган видеоролик караганнан соң “Космонавтика” сүзеннән 41 яңа сүз төзедек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International