9 март көнне Саба район мәдәният йортында Сабаның 5 нче номерлы “Бэлэкэч” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган концерт булып узды. Бу балаларның әти – әниләренә булган ихтирамын, яратуын чагылдырган чын гаилә бәйрәме булды. Күңелгә үтеп керерлек җырларны, матур киемнәрдән дәртле биюләрне, фольклор чыгышларны әти-әниләр бик дулкынланып карап утырды, бу күңелле концерт белән балалар үзләренең якын кешеләренә булган яратуларын тагын бер кат исбатладылар.