Мичән авыл җирлегендэ " Халыкара хатын- кызлар көне"

2017 елның 10 марты, җомга

Язның беренче бәйрәме 8нче март хатын - кызлар көненә багышлап  Мичән авыл җирлегенең Яңа Мичән авыл мәдәният йортында "Бәйрәм белән сине,кыз туганым!"-дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.Мәдәният йортына авылыбызның барлык хатын - кызлары чакырылган иде.Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында үтте.Һәр өстәлгә куелган бәлешләрне матур итеп җырлап ачтылар.Котлаулар,уеннар,концерт номерлары бергә аралашып барды.Өстәлләр арасында оештырылган ярышларда һәркем бик тырышып,актив катнашып утырды.Ринат абыйның баян моңнарына кушылып рәхәтләнеп җырлап,биеп күңел ачтылар.Наза, Гөлбану кебек уеннарда яшьләребез белән бергә өлкән апаларыбыз үзләренең яшь чакларына кайтып килгән кебек рәхәтләнеп уйнап күңелле ял иттеләр. " Мичән авыл җирлеге"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International