Китапханәләрдә 8 март – Халыкара хатын кызлар көненә багышланган кичәләр узды

2017 елның 10 марты, җомга

Менә тагын барыбызда зур түземсезлек белән көткән 8 март - чәчәкле яз бәйрәме узып китте. Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Книгини” клуб хатын-кызлары өчен «Ох, уж эти женщины» дигән темага тематик кичә узды. Китапханәчеләр котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп кичәне башладылар, алар бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Килгән кунаклар «Эрудит-лото» викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, җырлар башкардылар. Кичә чәй өстәле янында үтте, барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
            6 март көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе 7г сыйныфы укучылары белән (укытучылары Авхадиева А.В.) “А ну-ка, девочки!” конкурсы үткәрде. Кызлар ике командага бүленеп тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар: табышмакларга җаваплар таптылар, көзгегә карап үз-үзләрен мактадылар, күз бәйләгән килеш предметларны таныдылар, театраль конкурста катнаштылар. Барысына да бүләкләр бирелде.

7 март көнне Курсабаш авыл китапханәсендә “Ак калфак” клубының чираттагы утырышы халык-ара хатын кызлар көненә багышлап үткәрелде. “Гүзәллеккә илтә гүзәлләр” дигән баш астында, татар хатын-кыз шагыйрләренең мәхәббәт, шатлык һәм югалтулар, өмет тулы шигырләрен укыдылар да, җырладылар да Ак калфаклылар. Кичәбез шаян бәйгеләр белән чәй өстәле артында дәвам итте.

7 март көнне Олы Нырты авыл  китапханәче  мәдәният йорты  белән берлектә “Мин ясыйм әниемне” дип аталган иҗади конкурс үткәрделәр. Балалар әниләргә багышланган  шигырьләрен  укыдылар, әниләренә бүләккә рәсемнәр һәм открыткалар ясадылар. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

7 нче март көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә хезмәткәре катнашында “Бәйрәм белән кыз туганым!” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә авылыбызның барлык хатын – кызлары чакырылды.Табын артында оештырылган бәйрәм зур җанлылык, җылылык белән уеннар, җырлар, котлаулар белән аралаштырып  барды.

Башлангыч сыйныф укучылары белән Югары Шытсу авыл китапханәсендә “Ягез әле кызлар!” бәйгесе үткәрелде. Китапханәче Заһидуллина В.М. бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Укучылар җыр, шигырь, табышмак, мәкаль, тел шомарткычлар әйтешеп тапкырлыкта – зирәклектә, уку тизлеге, чисталык – пөхтәлек буенча көч сынаштылар. “Иң зирәк укучы” - Файзрахманова Рамилә, ”Иң пөхтә укучы” – Файзрахманова Камиләләр булды. Бәйгедә катнашкан һәр балага бәйрәм бүләге тапшырылды.

Шулай ук Югары Шытсу авыл китапханәсендә, “Ак кафак” клубы членнары белән “Татар халык ашлары” әзерләү буенча мастер класс үткәрелде. Кичә ТР презеденты Р.Миңнехановның бәйрәм котлавын укып, “Хатын – кызга мәдхия” исемле китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү белән башланды. Аннан бәйрәм табынына гөбәдия, кош теле, чәк-чәк, заманча ашлар әзерләү серләре ачылды, аш-су рецептлары бирелде. Калфаклар чигү эшенең торышы турында сөйләшенде. Бәйрәм “Ак калфак”лар әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.

Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Ак калфак" клубы белән берлектә халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Язның матур гөлләре" исеме астында түгәрәк өстәл оештырдылар. Кичәдә матур җырлар җырланды, шулай ук Валиева Фаридә апаның әниләр турында үзе язган шигырьләре тыңланды. Кичә чәй табыны артында бик матур, бәйрәм рухында узды.

8 март көнне Оет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә "Ягез әле.әбиләр" дип исемләнгән бәйге үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International