Халыкара туган тел көне уңаеннан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында 5б сыйныф укучылары өчен (кл.җит.Садыйкова Л.Р) “Туган тел-дус бул” дигән библиографик дәрес үтте. Китапханәче Димитриева Е.А. дөньядагы рус теле хәлатен һәм бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, укучылар жаргон сүзләр, чит ил сүзләре турында белделәр. Балалар тизәйткечне сөйләү, төзелмәләр җыелмасын аңлату, бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү һ.б. төрле уеннарда катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. Шәмәрдән балалар китапханәсе 21февраль – туган тел көне уңаеннан үткәрелгән «Наши истоки. Читаем фольклор» регионара акциядә катнашты. Китапханәдә “Туган телнең асыл байлыклары” – китап хүргәзмәсе куелды. Бу көнне “Әкият” балалар бакчасыннан мәктәпкә хәзерлек группасы балалары чакырылды. Китапханә мөдире Н.Гатиятова балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, балалар фольклорының үрнәкләрен укып күрсәтте. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар, шигырь сөйләү бәйгесе дә бик күңелле үтте. 1урынны ШафигуллинаЗәмирә, 2урынны Каримуллина Амалия, 3урынны Садыйкова Зәринә һәм Рахимуллин Илданнар яулады. Җиңүчеләр грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде. Калган балаларга да призлар бирелде.
Шул уңайдан Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәр белән “Туган телем - газиз телем” дигән исем астында танып-белү сәгате үткәрелде. Туган тел көне турында сөйләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Өлкәннәребез туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.
Шулай ук Юлбат авыл китапханәчесе Хамитова Н.А. Йосыф-Алан авылы клубында клуб мөдире Гасимова И.З. белән берлектә”Әткәң – әнкәң телен белсәң, адашмассың кайда да...” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Кичәдә Калатау авылы шагыйре Данил Гәлләмов тел турындагы шигырьләре белән таныштырды, катнашучылар тел турында фикер алыштылар. Ахырдан кичә Туган тел җыры белән тәмамланды.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә клуб мөдире Шакирова Фрүзилә белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган библиографик дәрес һәм шигырь бәйрәме үткәрелде. Китап укучыларга Туган тел көне хакында компьютер презентациясе күрсәтелде, татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Олы Нырты авыл китапханәсендә халыкара туган тел көне уңаеннан "Наши Истоки, Укыйбыз фольклор" акциясы уздырылды. Китапханәче балаларга милли фольклор турында мәгьлүмәт биреп, “Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар чиратлашып кычкырып бәетләр, әйтемнәр, мәкальлләр укыдылар.
Соңыннан бергәләшеп милли уеннарыбызны уйнадык "Наза", "Капкалы", “Йөзек салышлы", табышмакларга җаваплар әйтелде. Чараны Г.Тукайның " Кәҗә белән сарык " , һәм "Бала белән күбәләк" әсәрләрен инсценировать итеп "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Катнашучы 10 бала булды, барсына да бүләкләр тапшырылды.
Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Үз телемә, үз моңыма сыенам" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Журнал дүрт биттән торды. Беренче бит "Тел - безнең гомар юлдашыбыз", икенче бит "Тел турында халык", өченче бит "Туган телем - иркә гөлем", дүртенче бит "Туган телем - моңлы көем" дип аталды. Уздырылган чарабыз телебезне саклау һәм үстерү максатыннан эшләнде.
Сатыш авыл китапханәсендә “Туган тел көне” уңаеннан, “Наши истоки. Читаем фольклор” акциясе кысаларында әдәби кичә үткәрелде, күргәзмә куелды һәм электрон презентация күрсәтелде. Ахырдан буклет өләшенде.
Иске Икшермә авыл китапханәсе мөдире, 3 сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Д. Камалова) 21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Теле барнын иле бар» темасына мәгълүмат сәгате уздырды.
Шекше авыл китапханәсендә “Татар теле иле буйлап “ дигән сәяхәт- уен үтте. Китапханәче укучыларга татар теле турында сөйләде. Укучылар китапханәче биргән барлык биремнәрнедә бик җитез чиштеләр.