“Яшь педагог-2017” конкурсының йомгаклау этабы Саба гимназиясе базасында үткәрелде. Катнашучылар укыту процессына карата үзләренең фикерләрен, методик табышларын, нәтиҗәле эш алымнарын мастер –класс форматында күрсәттеләр. Яшь педагоглар аудитория каршында чыгыш ясау күнекмәләрен, үз фикереңне җиткерә белү алымнарын, үз фәннәрен югары дәрәҗәдә белүләрен исбатладылар.