Саҗидә Вәлиевага - 95 яшь тулды

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Кызыл Мишә авылында яшәүче  Саҗидә Вәлиевага 11 декабрь  көнне 95 яшь тулды. Тимершыкта туган кызга да  яшьтән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Сугыш чорында урман кискәндә ике аягы да өшеп  аңа ярты ел хастаханәдә дәваланырга туры килә. Табибларның зур тырышлыгы белән генә аяк­лар сакланып кала. Терелгәч, Свердловск, Харьков якларына окоп казырга җибәрәләр.  Сугыштан соң, Кызыл Мишә авыл егете Хәбибрахман Газизов белән тормыш коралар.   Саҗидә әби колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп  лаеклы ялга чыга.   Бүгенге көндә ул ту­ганнары, социаль хезмәткәр ярдәменә таянып ялгызы гомер кичерә. Аны юбилее белән тәбрикләп, cоциаль  яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин,  Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев,  «Тимершык» бригадасы агрономы Дамир Мөхәммәтҗанов Президент Путинның Котлавын тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International