“Бакчада үсүче дару үләннәре” - мәгълүмат сәгате

2016 елның 24 июне, җомга

       Тирә якны чолгап алган үләннәрнең  файдасын белсәк тә, аларны кулланырга ашыкмыйбыз, табиб биргән даруга өстенлек бирәбез.Җир йөзендә бернигә яраксыз булган үсемлекләр гомумән юк, син чүп үләне дигән үсемлек тә дару үләне булып чыга.   23июнь көнне  Пүкәл авыл китапханәсе һәм клубы хезмәткәрләре “Ак калфак” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр белән “Бакчада үсүче дару үләннәре” дигән мәгълүмат сәгате уздырды.  

       Бакчаларыбызда үскән, без чүп үләне дип санаган үсемлекләр белән танышып, аларның дәвалау үзенчәлекләре турында күп мәгълүмат бирелде. “Мактаулы чүп үләннәре” дигән презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International