18 нче май – халыкара музейлар көне. Буген музейлар көне бөтен дөнья буенча билгеләп үтелә. Музейлар ярдәмендә һәрбарчабыз матди һәм культура байлыклары белән якыннан таныша ала. Музейлар шул ягы белән кадерле. Шуның өчен без музее хезмәткәрләре, хезмәттәшләргә залларыгыз тулы булсын, ә кунакларга - музейга ешрак йөрегез дигән теләктә калабыз.
Бүген безне сөендереп, Балтач районы Себер тракты тарихы музеенан кунаклар килеп төште. Алар ерактан махсус безнеңрайон музейлары белән танышырга һәм шул уңайдан, безне дә бәйрәм белән котлый килгәннәр иде. Без аларны бик теләп һәм шатланып каршы алдык: музей буйлап экскурсия оештырдык, аларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә тырыштык. Алар безгә үз музейларында эшнең ничек оештырылуы белән таныштырып киттеләр. Бу очрашу барыбыз өчен дә менә дигән тәҗрибә уртаклашу чарасы булды. Шунысы сөенечле, кунакларга музеебыз бик ошады. “Башка музейлардан зәвыгыгыз белән аерылып торасыз, бик чиста, матур монда. Китәсе дә килми!”, – дигән сүзләр ишеттек без алардан. Безне яхшы бәяләгәнегез һәм килеүгез өчен зур рәхмәт сезгә!