12 май көнне район китапханәсенең уку залында «Өлкәннәр» клубының чираттагы утырышы узды. Балалар иҗат үзәге директоры Хабибрахманова Венера Адлер кызы өстәмә белем бирү, район укучылары белән төрле юнәлештә эшчәнлек алып бару, балалар оешмаларындагы актив укучылар тормышы турында сөйләп узды.