Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты сәхнәсендә район мәдәният йорты коллективы куйган Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” музыкаль комедиясен тамашачы бик җылы кабул итте. Әсәрнең эчтәлеге бик кызыклы. Студент яшьләрнең төзелеш отряды авылга килә. Эшләре тыгыз, вакытны бушка әрәм итмичә ничек тә күбрәк акча эшләп кайту. Кич клубка чыкмаска, кызлар артыннан йөрмәскә дә вәгъдә куешалар. Әмма арадан берсе генә алар белән килешми. Ләкин яшьлек мәхәббәттән аерылгысыз шул. Илназ Мусин (Гомәр), Искәндәр Вәлиев (Низам), Юныс Гиниятуллин (Заһир), Айдар Хантимиров (Ризван), Айрат Зиннуров (Нәҗип), Энҗе Нурисламова (Алинә) һәм Гөлзилә Нурмөхәммәтова (Тәнзилә) рольләрне бик оста башкарды. Спектакльнең уңышлы булуында режиссер Айрат Зиннуровның да роле зур. Бу коллективка алга таба иҗади уңышлар теләп калабыз.