29 март көнне Иштуган авыл китапханәсендә, клуб хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара кошлар көне уңаеннан, балалар белән “Канатлы дусларыбыз” исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада балалар кошлар турында кызыклы фактлар һәм “Кызыл китап” белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җаваплар таптылар. Чараның азагында “Безнең канатлы дусларыбыз” исемле күргәзмә белән таныштылар һәм Ю. Дмитриевның “Урман табышмаклары” китабыннан “Кошларны ничек алдадык” хикәясен укыдылар.