7 март көнне Көек авыл клубында "Бәйрәм белән, авылдашлар!" дигән исем астында урам концерты үткәрелде. Бу юлы чират авылның "Әптек" очына иде. "Әптек" очының яше - карты, читтә яшәүче авылдашлар, онык-оныкчыклар барсы да "купкан". Иң өлкән "артистыбыз" 86 яшьлек Равиль Әхмәтов булса, иң яшьләре 2 - 3 нче класс укучылары булды. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, мунча ташлары белән үрелеп барды. Концерттан соң күмәк биюләр оештырылды.