14 февраль көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында “Безнең әле яшь чаклар” дип аталган күңелле кичә булды. Кызыклы конкурслар, уеннар – биюләр белән аралашып барды һәм әлбәттә сюрпризлар, призлар да булды.
15 февраль көнне Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Илфат Зиннатуллинның хатлары һәм фотографияләреннән торган күргәзмә оештырылды, балалар “Әфганстан – горур таулар иле” дип аталган әдәби музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар.
16 февраль көнне герой – шагыйрь Муса Җәлил туган көне уңаеннан шигырь кичәсе үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышканнан соң балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, ике командага бүленеп төрле сорауларга җаваплар таптылар.
.jpg)