Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында үткәрелгән чара.

2016 елның 19 феврале, җомга

16 февраль көнне Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында “Җырлап үттем    данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма...” дип исемләнгән интеллектуаль уен  үткәрелде. Муса Җәлил ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар,  Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты. Укучылар белән үткәрелгән интеллектуаль уен сораулары герой-шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган иде. Соңыннан  укучылар аның шигырьләрен укып рухландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International