16 февральдә Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Книгини” клубының чираттагы утырышы үтте. Ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең юбилеена багышланды. Китапханәче Е.Димитриева шагыйрьнең балалык еллары һәм иҗаты турында сөйләде, Н.Гатиятова аның чыгышын шагыйрь биографиясендәге яңа фактлар белән баетты. Моабит дәфтәрләреннән шигырьләр укылды.