Сәләтле балалар мәктәбендә Бөтендөнья сәламләшү көне үтте

2015 елның 21 ноябре, шимбә

21 ноябрь Бөтендөнья сәламләшү көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата Сәләтле балалар мәктәбендә дә эзсез үтмәде. Бу көнне мәктәпкә килгән укучыларны, укытучыларны, әти – әниләрне төрле телләрдә сәламләүче укучылар каршы алды. Алар испан, француз, азербайджан, инглиз, татар, рус, индия, немец һәм башка телләрдә  исәнләшеп, хәерле көн теләделәр. Шулай ук көн дәвамында укучыларга төрле илләрдә сәламләшү кагыйдәләре турында сөйләүче презентация дә тәкъдим ителде.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International