Район балалар китапханәсендә “Чисталыкка өйрәнәм!”сәламәтлек дәресе

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

         15 октябрь  көнне Район балалар  китапханәсендә “Әллүки” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен  Бөтендөнья куллар юу көне уңаеннан “Чисталыкка өйрәнәм!” сәламәтлек  дәресе  үткәрелде.

Китапханәче Мөхәммәтшина Э.В. балаларга “Чисталык – сәламәтлек билгесе!” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Күргәзмәнең “Су җиткән – кул җитмәгән!” бүлегенә юынырга иренгән тискәре  әдәби геройларны сүрәтләгән китаплар куелган иде (К.Чуковский “Мойдодыр”, “Федорино горе”, А. Барто “Девочка Чумазая”, Ш.Галиев “Һай тешем сызлавы”, һ.б.). Бу китапларның кыскача эчтәлеге сөйләнде, үзеңне чиста тоту кагыйдәләре аңлатылды. Балалар бу китаплар буенча мультфильмнарны да бик теләп карадылар.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International