Саба район китапханәсенең уку залында “Алтын куллар” клубы

2015 елның 18 сентябре, җомга

18 сентябрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Алтын куллар” клубы беренче тапкыр үз эшен башлап җибәрде. Беренче чиратта бу кул эшләре зәвыклылык, эштә төгәллек, хезмәт сөючәнлек, матурлыкны тоя, күрә белү, тирә-юньгә ямь өстәп яшәргә өйрәтә, тискәре уй-фикерләрне читкә этеп кеше хәләтен гармонияга китерә. Икенчедән, оста куллы ханымнарыбызга очрашып күрешү, фикерләшү, тәҗрибә белән уртаклашу урынын булдыру дип тә күзалладык.

Шулай ук һөнәрләребезне оныттырмаска, аларга карата хөрмәт белән карарга, гореф-гадәтләрне яратырга өйрәнү максатын да читләтеп үтмәдек.Чыннан да остабикәләрнең кул эшләре эчкерсез соклану хисләре уятты. Камырдан эшләнеп ясалган картиналар, сәйлән, шакмаклап чигү үрнәкләре барыбызны да матурлык дөньясына алып керде. Күркәм эшләре, алтын куллары белән ханымнарыбыз тирә-якка ямьлелек өсти, күңелгә рәхәтлек, җанга сихәт бирә!!! Гади куллар белән шулкадәр камил әйберләр ясап була дип гаҗәпләнәсең хәтта!

Китапханәче Мустафина Гөлнара “Йөрәк серенең ефәк бизәге” исемле китабы турында мәгълүмат бирде.

Киләчәктә дә бер – беребездән бары тик уңай сыйфатлар гына алып, башкаларның яхшы якларына күбрәк игътибар ясап, белгәннәребез белән уртаклашып, фикер алышып, аралашып, матурлыкны үстереп, ямь белән яшик дуслар, дигән теләктә калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International